news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов балконнан онлайн экскурсия оештыра

Ул Казанның 100 ел элек булган чикләре турында сөйләргә җыена.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов балконнан онлайн экскурсия оештыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов иртәгә, 4 апрельдә, йортның 15 нче катында урнашкан балконнан онлайн экскурсия уздырырга ниятли. Бу турыда ул Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Әмәт тавы, Ногай даругасы, Калуга бистәсе, Газовая-Халева урамнары, Казанның бу җирләрдә 100 ел элек булган чикләре һәм шәһәрнең үсеше турында сөйләшеп алырбыз. Балконнан яхшы манзара, бу яклар бөтенесе дә күренә», — дип яза ул.

Экскурсиядә катнашучыларга zoom-да керү өчен сылтама: https://us04web.zoom.us/j/2940377640.

Бу сылтама буенча керүне хәзер үк тестлап була.

Онлайн экскурсия 15.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100