news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең «Канал Фырат» телевидениесе Роберт Миңнуллин турында тапшыру күрсәтте

Тапшыруда Роберт Миңнуллинның Элазыг шәһәрендә халык белән очрашулары, чыгышлары, аның белән корылган әңгәмәләр тәкъдим ителә.

Төркиянең «Канал Фырат» телевидениесе Роберт Миңнуллин турында тапшыру күрсәтте
скриншот видео

(Истанбул, 3 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Элазыг шәһәренең «Канал Фырат» телевидениесе күренекле татар шагыйре, мәрхүм Роберт Миңнуллинга багышланган махсус тапшыру эшләгән. Ул эфирга 31 март көнне чыкты.

Тапшыруда Роберт Миңнуллинның тормыш юлы сөйләнә, иҗаты турында тәфсилле мәгълүматлар бирелә, төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләре укыла. Милләттәшебезнең Элазыгта халык белән очрашулары, чыгышлары, аның белән корылган әңгәмәләр тәкъдим ителә.

Тапшыруның идея һәм сценарий авторы — Фырат университеты галиме, филология фәннәре докторы Әрҗан Алкая. Тапшыруда 2013 елда Элазыгда Роберт Миңнуллин катнашында үткәрелгән «Элазыг- Казан мәдәният һәм сәнгать очрашуы» дип аталган Габдулла Тукайны искә алу чарасыннан видео язамалар кулланылган.

Әрҗан Алкая әйтүенчә, бу тапшыру мәрхүм Роберт Миңнуллинның үлеме уңаеннан аның якты истәлегенә багышлап әзерләнгән. Чөнки татар халык шагыйре «Манас» шигырь көннәре кысаларында оештырылган Габдулла Тукайны искә алу чараларында шәһәр халкында җылы тойгылар, татар халкына, аның тарихы һәм әдәбиятына карата кызыксыну уяткан. 

Роберт Миңнуллинның Элазыгда «Манас» шигырь көннәренә катнашуын Төркия дәүләт телерадиокорылышы «TRT» телевидениесе дә төшергән. Роберт Миңнуллин Фырат елгасы буенда: «Бу көннәрдә биредә татар белән төрек мәдәниятенең берләшүенә шаһит булдык, моннан соң Фырат белән Идел елгалары кушылып агачак, бу Татарстан белән Төркиянең киләчәктә матур итеп яшәвенә ишарә», — дип сөйләде.

Тапшыру «Төркия халкы татар халык шагыйренең гомере өзелүен зур югалту буларак кабул итә һәм аңа Аллаһтан — рәхмәт, якыннары вә татар халкына саулык сорый» дигән сүзләр астында Роберт Миңнуллинның Элазыг төбәге бөуенча сәяхәт күренешләре һәм «Мин яратам сезне, чордашлар» шигыре белән төгәлләнде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100