«Мәскәү татарлары штабы» онлайн режимында эшли

«Мәскәү татарлары штабы» карантин дәвамында үзенең YouTube-каналына соңгы 10 ел эчендә төшерелгән фильмнар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, татар халкы турында галимнәрнең чыгышларын урнаштыруын дәвам итәчәк.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, «Мәскәү татарлары штабы» 27 марттан үз эшчәнлеген онлайн режимында алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү татарлары оешмасы карантин вакытында ил җитәкчелеге таләпләрен үтәргә чакыра. Штабның сайты, YouTube-каналы һәм социаль челтәрләре гадәти режимда эшли.

«Мәскәү татарлары штабы» карантин дәвамында үзенең YouTube-каналына соңгы 10 ел эчендә төшерелгән фильмнар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, татар халкы турында галимнәрнең чыгышларын урнаштыруын дәвам итәчәк. Алар татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне тирәнәйтү өчен материал буларак хезмәт итәчәк.

Штабта карантин вакытында татар телен өйрәнүгә игътибар бирергә чакыралар. «Әгәр карантин вакытында үзегезгә шөгыль таба алмыйсыз икән, татар телен өйрәнегез», - дип искәрттеләр «Мәскәү татарлары штабы» советында.