Курган өлкәсендә «Милли татар ашлары» бәйгесе ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды

Бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Курган өлкәсе «Дуслык» татар-башкорт милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар ашлары көне һәмбәйрәм итү кысаларында танылганаш-су остасы Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗан улының тууына 93 ел тулуга багышланган «Милли татар ашлары» бәйгесе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Идея авторы, «Дуслык» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Степных Дамира фикеренчә, бу бәйрәм генә түгел, ә бәйге форматында оештырылган татар халкының үзенчәлекле аш-су традицияләрен торгызу һәм яклау мөмкинлеге дә булырга тиеш.


Мондый матур һәм тәмле бәйрәмгә Иванково (Әлмән районы), Кызылбай (Шатров районы), Байрак (Шадрин районы) авылларыннан кунаклар килде. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы — Шадринск шәһәре администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Чернов булды.

Конкурста катнашучылар татар халык ашлары турында җырлар, биюләр, шигырьләр башкарды. Тугыз катнашучы яраткан милли ризыклар: чәкчәк, зур бәлеш, кош теле, бавырсак, шәңгә, икмәк, җиләк бәлеше, каймак бәлеше, кабартма коймак пешерделәр.

Бәйрәмдә дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрде, барлык катнашучылар һәм кунаклар да матур кәеф белән таралышты.