Свердловск өлкәсе татарлары "Мулла" фильмын карый алачак

Кинотасманы өлкәдә Татарстан киносы көннәре кысаларында тәкъдим итәчәкләр.
(Казан, 3 март, "Татар-информ"). 15 март көнне Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Яшен" оешмасы хәбәр итә.  Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасына нигезләнеп төшерелгән кинотасманы Кино йортының зур залында тамаша кылырга мөмкин булачак.  Билгеле булганча, фильмда төп рольне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев башкарды. Шулай ук картинада танылган актер Марат Бәшәровны да күрергә мөмкин.   "Мулла" фильмы XI Халыкара "Восток&Запад. Классика и Авангард" кинофестивалендә "Иң яхшы фильм" һәм "Иң яхшы актер" номинацияләрендә җиңү яулады.