“Бердәмлек” газетасының 1500нче саны чыккан

Самара татарлары газетасының 2410 әбүнәчесе бар.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Самара татарлары чыгара торган “Бердәмлек” газетасының 1500нче саны дөнья күргән. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.

Бу “Бердәмлек” газетасының - өчен­че зур юбилее.

"Дүрт ай элек, баш мөхәр­риребез Рәфгать Нәбиулла улы дөнья куйгач, “Бердәмлек” ябылыр инде, дип әйтүчеләр күп булды, ләкин халык, татар басмасы кирәк булуын раслап, үткән елдагыга караганда да газетага күбрәк язылды", - диелгән хәбәрдә.

  • "Бердәмлек" газетасының 2410 әбүнәчесе бар.