Россиядә 130 мөселман уку йорты теркәлгән

Россиядә 130 мөселман уку йорты теркәлгән

(Мәскәү, 3 март, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Кичә мөселман уку йортлары һәм дини идарәләр җитәкчеләренең Мәскәүдә узган киңәшмәсендә РФ Федераль теркәү хезмәтенең дини берләшмәләрне теркәү бүлеге җитәкчесе Виктор Королев түбәндәге саннарны атады: Россиядә барлыгы 22 меңнән артык дини оешма теркәлгән, аларның 50 проценты рус православие чиркәвенә, 20 проценттан артыграгы – протестантлык юнәлешләренә һәм 20 процент тирәсе – мөселман берләшмәләренә карый.

Дини берләшмәләрне теркәү бүлеге күрсәткечләренә караганда, хәзерге вакытта безнең илдә 130га якын дини уку йорты теркәлгән. В.Королев белдерүенчә, аларның яртысы тирәсенең белем бирүгә лицензияләре юк, ә намус һәм дин аклыгы турындагы Законга бәйле рәвештә, әгәр дини уку йортының белем бирүгә лицензиясе юк икән, ул ябылырга тиеш.

“Бер яктан дәүләт дини оешмалар эшчәнлегенә хокук бирә, а икенче яктан, укытучылык эшчәнлеге алып бару өчен хокук бирми, шул сәбәпле аны ябып куя. Шул ук вакытта “Мәгариф турында”гы законда әйтелгәнчә, дини белем бирү учреждениеләре тормышка ашырган программалар нигезле тикшерүгә дучар ителми һәм юкка чыгарылмый”, - дип, РФ Федераль теркәү хезмәтенең дини берләшмәләрне теркәү бүлеге җитәкчесе Виктор Королев закондагы каршылыкларны санап күрсәтте.