Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә Казанда үтәчәк җыеннар хакында фикер алышу булды

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә Казанда үтәчәк җыеннар хакында фикер алышу булды

(Уфа, 3 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзалары үзләренең чираттагы утырышын үткәрде. Анда Казанда үтәчәк җыеннар хакында фикер алышу булды.

Мәгълүм булганча, апрель ае башында милли мәркәзебездә Рәшит Ягъфәров җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае үтәчәк. Аңа әзерлек Уфада да бүгеннән үк бара инде. Шул ук вакытта 11-12 март көннәрендә Зәки Зәйнуллин җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге дә үзенең җыенын үткәрергә җыена икән. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзалары анда да чакыру алган.

Утырышны ачып, БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин Татарстанда ике мөстәкыйль Татар иҗтимагый үзәге эшләп килүенә үз мөнәсәбәтен белдерде. «Әлбәттә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге тирәсендә соңгы елларда килеп туган вәзгыять төрле аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара, – диде Айрат әфәнде. – Безгә бүгенге көндә беркайчан да булмаганча ныклы бердәмлек һәм аңлашып эшләү кирәк. Милләтебез өчен әлеге катлаулы шартларда ниндидер шәхси мин-минлекләрне читкә куеп, берләшеп эшләү отышлы булыр иде. Татар иҗтимагый үзәгенең дә икәү түгел, ә бер үзәк, берәгәйле үзәк булуын теләр идек. Чөнки безгә – Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенә киләчәккә бурычлар билгеләгәндә, бер үзәкнең генә үрнәгенә иярү һәм ул куйган максатлар кысаларында гына эшләү күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Ә хәзергә без үзебезне ике тегермән ташы арасында калгандай хис итәбез. Һәм шуңа күрә, нигездә, үз-үзебезгә ышанып кына эш алып барабыз».

Киңәшмәдә чыгыш ясаган профессор Рушан Галләмов та шушы фикерне куәтләде. «Бүген милләтебез бер-бер артлы үзенең соңгы елларда яулаган казанышларын югалткан бер мәлдә, без - Казан белән Уфа татар милли оешмалары бердәм эшләргә тиеш, ә бүлгәләнергә хакыбыз юк, – ди Р.Галләмов. – Сүз дә юк, милләтебез өчен күп игелекләр эшләгән Зәки ага Зәйнуллин да безнең өчен кадерле. Ул җитәкләгән үзәк тә яшәргә хаклы кебек. Шул ук вакытта икенче татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Рәшит Ягъфәровның да эшләре мактауга лаек. Әмма барыбер күңел берьюлы ике иҗтимагый үзәкнең яшәп килүе белән ризалаша алмый. Чөнки алар, телиләрме-теләмиләрме, барыбер күпмедер дәрәҗәдә көндәшлек рухында яши. Шуңа күрә без киләчәктә бер генә Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыру өчен тырышлык салырга тиешбез».

Башка чыгыш ясаучылардан тарих фәннәре кандидаты, танылган этнолог Илдар Габдрәфыйков, БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин һәм башкалар да тикшерелгән мәсьәлә буенча үз фикерләрен әйтеп, файдалы киңәшләрен җиткерде. Ахырда әлеге сөйләшүдә катнашучылар Казанда үтәчәк һәр ике җыенда да катнашырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Һәр тарафның да максат-бурычларын белү һәм аларның фикерләрен ишетү генә хакыйкатьне табуга ярдәм итәр, дигән уйда таралышты бу киңәшмәдән милләтпәрвәрләребез.