Мәскәү галиме Фәрит Әсадуллин 50 яшен билгеләп үтте

Мәскәү галиме Фәрит Әсадуллин 50 яшен билгеләп үтте

(Мәскәү, 3 февраль, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Бүген Мәскәүнең көнчыгыш телләрен өйрәнүче, Россиянең Аурупа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтенең РФ фән һәм дәүләт хезмәтләре белән элемтә бүлеге башлыгы Фәрит Әсадулллин 50 яшен билгеләп үтә.

Фәрит Әсадуллин Казанда туган, Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетын гарәп филологиясе белгечлеге буенча тәмамлаган. Якын Көнчыгыш илләрендә тәрҗемәче булып эшләгәннән соң, Ливия мәдәнияте буенча филология фәннәре кандидаты диссертациясен яклаган. 1995 елда эксперт комиссиясе составында "Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында" Федераль законны әзерләүдә (1997 елда кабул ителгән) катнашкан. Ул гарәб мәдәнияте, ислам тарихы үсеше, мөселманнарның дини кануннары һәм динара мөнәсәбәтләр проблемалары буенча 100гә якын фәнни басма авторы. Аның соңгы эше - 2004 елның язында Мәскәүнең Җәмикъ мәчете юбилеена әзерләгән " Москва мусульманская " китабы.

2004 ел ахырында шәех Фәрит Әсадуллин ислам дине һәм мәдәнияте традицияләрен тарату, көнчыгыш телләренең үсешенә һәм Россия мөселманнарын өйрәнү эшенә өлеш керткән өчен "Фахр" ордены белән бүләкләнгән.