Данлыклы Калугада Татар мәдәни үзәге төзелде

Данлыклы Калугада Татар мәдәни үзәге төзелде

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Фәнни даирәләрдә киң танылган Калуга шәһәрендә, татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләре җыелып, оештыру конференциясе үткәрде һәм бердәм булып шәһәрдә Татар мәдәни үзәген төзү турында карар да кабул итте.

Өч меңгә якын татар яшәгән Калуга өлкәсендә Татар мәдәни үзәге тигез җирдән генә калкып чыкмады, ә ул татар диаспорасы активисткасы Рәисә Юнысова җитәкчелегендә Обнински шәһәрендә эшләп килгән өлкә татар иҗтимагый оешмасы тәҗрибәсе нигезендә корылды. Оештыру җыелышында үзәк үзенең Уставын кабул итте һәм милләттәшебез Шамил Арслановны рәис итеп сайлады.

Калуга татарларының мәдәни үзәге туган телне, мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм шәһәрдә яшәүче башка милләт халыклары белән этникара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатыннан оештырылды.