Акмулла премиясенең чираттагы ияләре

Акмулла премиясенең чираттагы ияләре

(Уфа, 3 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлебаш районында күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләкне тапшыру тантаналары үтте.

Әлеге бүләкне районның хөрмәтле эшкуары Ягъфәр Хисмәтуллин үзе 1995 елда булдырган иде. Шуннан бирле әлеге бүләк ел саен төрле өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән якташларга тапшырыла. Быелгы бүләкне чираттагы ияләренә тапшыру тантаналары аеруча зурлап оештырылды. Район мәдәният йортында үткәрелгән кичәгә сәнгать осталары да, иҗади зыялылар да алдан ук ныклы әзерләнгән иде. Мифтахетдин Акмуллага багышлап, район мәдәният йортында аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган рәсемнәрдән һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырылган. Укучылар кулы белән нинди генә соклангыч матур иҗат җимешләре тудырылмаган анда! Карагыш урта мәктәбе укучылары ясаган кечкенә сандыклы арба аеруча дикъкатьне җәлеп итә. Акмулла утырып, китапларын, кулъязмаларын төяп йөргән арбаның өлгесе ул.

Тантаналы кичәнең программасы бик бай иде. Укучылар, һәм үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Тамаша барышында Акмулла премиясенең быелгы лауреатлары сәхнәгә чакырылды. Быел бу бүләккә районның Тәтер-Арслан урта мәктәбе укытучысы Нәгыйм Ярмөхәмәтов һәм район халык театры коллективы лаек булган.

Нәгыйм Ярмөхәмәтов үзе эшләгән Тәтер-Арслан мәктәбе тарихы турында «Белем һәм мәгърифәт чишмәсе» исемле китабын нәшер иткән иде. Акмулла бүләге аңа шул хезмәте өчен бирелә. Нәгыйм аганың моңардан тыш та игелекле эшләре байтак. Ул туган авылы тарихын яктырткан «Ага гомер» дигән китап авторы да, авыл музеен оештыручы һәм аның җитәкчесе дә. Ә бу музей Бөтенроссия музейлар каталогына кертелгән.

Район халык театры да соңгы елларда киң танылу алды. 1991 елдан аңа сәнгатькә гашыйк Нурия ханым Рәхмәтуллина җитәкчелек итә. Иҗади коллектив 1995 елда «Җиңү язы» исемле республика бәйгесендә икенче урынны алган иде. Ә 1998-2003 елларда театр «Алтын тирмә» республика фестивалендә «Гөргери кияүләре», «Карлыгач», «Кәләш әйттергәндә» спектакльләре белән катнашып, өч тапкыр финалга чыкты һәм ике тапкыр дипломант булды.

Лауреатларны котлау һәм аларга бүләкләр тапшыру зур тантанага әверелде. Чыгыш ясаучылар җиңүчеләргә киләчәктә дә зур уңышлар теләде һәм рухи байлыгыбызны арттыруга керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.