news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирергә чакыралар

«Татар кызы — Пенза 2021» конкурсының төп өлеше 5 декабрь көнне үтәчәк.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Татар кызы — Пенза 2021» бәйгесенең «Халык мәхәббәте» номинациясендә тавыш бирү башлап җибәрде. Онлайн бәйгедә 9 кыз катнаша.

«Җиңүчене билгеләү өчен, бәйгедә катнашучыларның фотолары белән танышырга һәм тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү төп нәтиҗәләргә берничек тә йогынты ясамый. „Халык мәхәббәте“ — өстәмә номинация», — диелгән Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Ошаган конкурсант өчен тавышны 4 декабрьгә кадәр автономия сайтында бирергә була. «Татар кызы — Пенза 2021» конкурсының төп өлеше 5 декабрьдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100