news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Башкортстанда җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә булды

Башкортстан чикләреннән артистлар керә алмаса да, без керә алдык, — диде тарихчы.

Дамир Исхаков: Башкортстанда җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә булды
Солтан Исхаков

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков быел Башкортстандагы җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә генә булуын әйтте.

«Төбәкне өйрәнүчеләр без чыгарган китапларны, журналларны авылга кайтарды, безгә барып та йөрисе булмады. Алга таба да Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләр белән тыгыз эшләргә кирәк. Башкортстан чикләреннән артистлар керә алмаса да, без керә алдык», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Дамир Исхаков җанисәп башлангач, Башкортстанда сәер хәлгә калуларын әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге таралып бетте, аны яңадан аякка бастырасы бар. Башкортстанның Татар милли-мәдәни автономиясе хөкүмәт кулына эләкте һәм безнең файдага эшләмәде. Безнең таянырга көчебез бетте. Шуңа күрә без төбәкне өйрәнүчеләргә таянып эшләргә мәҗбүр булдык һәм ул отышлы да», — ди ул.

«Дамир Исхаковның бәяләмәсе дөрес», — диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100