Түбән Новгородта татар балалары өчен бәйрәм оештырыла

Бәйрәмдә татар халкының мәдәнияте, тарихы, традицияләре турында мультимедиа презентациясе тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 14 ноябрьдә Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсенең Яшьләр канаты А.Гайдар исемендәге балалар китапханәсе мәйданчыгында татар балалары өчен бәйрәм чарасы оештыра. Бу турыда берләшмә сайтында хәбәр ителә.

Балалар өчен “Канавинские скоморохи” курчак театры Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерә. Бу әкиятнең геройлары балаларга кечкенәдән үк таныш. Әниләргә дә күңелсез булмас, теләсә кайсы халыкның әкиятләре – буыннар зирәклеге һәм әкияти атмосферага чуму мөмкинлеге.

Бәйрәмдә татар халкының мәдәнияте, тарихы, традицияләре турында мультимедиа презентациясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук балалар өчен татар бию көенә флешмоб оештырылачак, татар халык милли ризыклары белән чәй табыны әзерләнәчәк.