Васил Шәйхразиев Екатеринбург көрәшчеләрен Федераль Сабан туенда катнашырга чакырды

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Свердловск өлкәсе кубогына Милли көрәш буенча төбәкара Бөтенроссия ярышлары ачылышында катнашты.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургта Свердловск өлкәсе кубогына Милли көрәш буенча төбәкара Бөтенроссия ярышларында катнашучыларны Россия күләмендәге ярышларда катнашырга чакырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Екатеринбургта көрәш ярышлары Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Ул Бөтенроссия спорт көрәш төрләре һәм сугыш сәнгате фестивале кысаларында уза.

Турнирда Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мордовия, Пермь крае, Свердловск, Төмән һәм Оренбург өлкәләре көрәшчеләре катнаша. Васил Шәйхразиев татарның милли спорт төре белән шөгыльләнүләре өчен егетләргә һәм бәйгене оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Шулай ук ул көрәшчеләрне 2019 елда Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда, Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенроссия авыллары Сабан туенда һәм Татарстанның Актаныш районында Ык буе авыллары Сабан туенда катнашып, төп приз булган автомобиль өчен көч сынашырга чакырды.

Аннары ул татар халкының теле, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган хезмәтләре өчен Свердловск өлкәсе «Көрәш» буенча җыелма командасы тренерлары Сәлимьян Миңнеәхмәтов белән Фәрит Миңнеәхмәтовны Бөтенденья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә эшлекле сәфәрдә.