Казанда "Татар балалар лидеры мәктәбе" үз эшен башлады

Профильле смена "Идел"яшьләр үзәгендә 2-8 ноябрь көннәрендә узачак.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә " Татар балалар лидеры мәктәбе" ачылды.  Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

Быелгы чарага Татарстан балаларыннан тыш, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче, иҗтимагый, мәдәни тормышта актив катнашучы 60 укучы килгән. Бу минутларда алар үзәккә урнашып, аралашу тренинглары уза.

Чараның максатлары: яшьләр оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, төбәкләрдәге актив татар балаларын тарту, татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Беренче көннең эше тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев белән очрашудан башланачак.  "Тарих - безнең өчен беренче урында, тарих - безнең нигез. Шуңа күрә мәктәп эшен тарихчы катнашындагы түгәрәк өстәлдән башларга булдык", - ди оештыручылар.
 Искәртеп үтәбез, "Татар балалар лидеры мәктәбе" быел 8 нче тапкыр үтә.