Илназ Габидуллин татар блогерларын очрашып аралашырга чакыра

Казанда #БикЯхшы шәһәр блог-туры узачак.
(Казан, 2 август, "Татар-информ"). 5 август көнне Казанда  #БикЯхшы шәһәр блог-туры узачак. Бу хакта блогер Илназ Габидуллин ("Кызык-мызык"авторы-ТИ.) хәбәр итә. 
 
Чарага танылган татар блогерлары, вайнерлар киләчәк. Экскурсияләр, public-talk форматында аралашу һәм башка кызыклы чаралар булачак.
 
"Шулай ук алда көтелгән #БикЯхшы фотоконкурсы турында да сөйләрбез, кыйммәтле призлар уйнатачакбыз. Сезне сәгать  11:00 дә "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә көтәбез", - диелә хәбәрдә.