Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте төрек телендә басылып чыкты
Әсәр Анкарада «Бәнгү» нәшриятында басылган, аны Карстагы Кавказ университеты галиме Чулпан Зарипова-Четин тәрҗемә иткән.
(Истанбул, 2 июль, «Татар-информ, Рушания Алтай). Күренекле татар язучы Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте Төркиядә төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Бу турыда галимә һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин сөйләде.
Әсәрне Кавказ университеты доценты Чулпан Четин тәрҗемә иткән. Редакторы — Кыркларэли университеты галиме Бүләнт Бәйрәм. Китап Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу җитәкчелегендә «Бәнгү» нәшриятында басылган.
170 битлек китапта повестьнең авторы турында киң мәгълүмат тәкъдим ителгән, әсәрнең язылу һәм басылуы, 1920 елларда Идел буенда котырынган ачлык фаҗигасе, аның дөнья һәм татар әдәбиятына тәэсире хакында язылган.
Китапның әһәмиятле үзенчәлеге — әсәр эчтәлегенә төрле аспектлардан чыгып фәнни анализ ясалу. Галимә әсәрдә геройлар, кешеләр психологиясе, ачлык авырлыклары, табигать, тереклек, татар халык гореф-гадәтләре, милли традицияләр, дин, фольклор, үзара ярдәмләшү, сөйләм төрләренең ничек яктыртылуын фәнни җирлектә анализлаган.
«Тәрҗемә өчен әсәрнең 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылган „Ибраһимов Г.Г. Хикәяләр, повесть, роман. Төзүче Р.Акъегет“ китабындагы тексты алынды. Г.Ибраһимовның бу әсәре төрекчәгә беренче тапкыр тәрҗемә ителә. 2000 еллар башында мин бу повестьне тәрҗемә итәргә теләгәч, кайбер төрек галимнәре, халкыңны кеше ашаучы итеп таныткан әсәрнең тәрҗемәсе белән Төркиягә һәм үз милләтеңә нәрсә генә казандыра аласың, дигәнрәк фикер белдергәннәр иде. Ләкин „Адәмнәр“ әсәре онытылырга тиеш түгел. Ул татар халкының үткәнендәге авыр чорны, табигатьнең дә, дәүләт режимының да кешеләргә кырыслыгын чагылдыра. Ачлык һәм аның нәтиҗәләрен киләчәк буыннар да белергә тиеш», — дип сөйләде ул.
- «Адәмнәр» — Чулпан Четиннең Г.Ибраһимов әсәрләре буенча төрекчәгә тәрҗемә итеп чыгарган икенче китабы. Моннан алда аның «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар-башкорт һәм казах төркиләренең мәдәни кыйммәтләре» дигән китабы Анкарада «Бәнгү» нәшриятында басылып чыккан иде. Әлеге китапта мәрхүм әдипнең «Татар хатыны ниләр күрми?», «Табигать балалары», «Алмачуар», «Башкорт кызы Гөлбикә», «Казакь кызы» әсәрләре анализланган. Бу хакта шушы сылтамадан укырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-12-2017/t-rkiyad-galim-an-ibra-imov-s-rl-rene-m-d-ni-kyymm-tl-re-yaktyrtylgan-kitap-d-nya-k-rde-4859655
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз