Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида Сабантуйны онлайн режимында оештыру мәсьәләләре буенча семинар узды
Семинарда Новосибирск шәһәре һәм өлкәсенең татар оешмалары, мәдәни учреждение вәкилләре (барлыгы 24 кеше) катнашты.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июньдә, җәйнең беренче көнендә, Новосибирскида Сабантуй бәйрәменә багышланган семинар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда Новосибирск шәһәре һәм өлкәсенең татар оешмалары, мәдәни учреждение вәкилләре (барлыгы 24 кеше) катнашты.
Семинарда Оnline Сабантуйлар программасын һәм аны үткәрү техникасын җентекләп тикшерделәр. Эш вакытында килеп туган сорауларга җавап бирделәр.
Семинарны үткәрү нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Шунысын да искәртик: 2020 елның 1-30 июнендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан онлайн режимында «Себер Сабан туе» Төбәкара бәйрәме узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз