Үзбәкстан һәм Татарстан китапханәләре арасында хезмәттәшлек юллары ачыла

Үзбәкстан һәм Татарстан китапханәләре арасында хезмәттәшлек юллары ачыла

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Милли музейда барган Бөтенроссия музей компьютер фестивалендә Үзбәкстан китапханәләре ассоциациясе директоры, Ташкент мәдәният институты профессоры, техник фәннәр докторы Марат Рәхмәтуллаев та катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесе тарихи ватанына кунак булып килгән милләттәшебез белән очрашып сөйләште.

Казанда М.Рәхмәтуллаев инде быел икенче мәртәбә. Гыйнвар аенда ул Татарстан Милли китапханәсенең Попечительләр шурасы рәисе Рәзил Вәлиев белән очрашып, ике арадагы хезмәттәшлек турында сөйләшкән. Бу юлы шул сөйләшүләр нәтиҗәсендә килешү төзеләчәк. Милли музей белән дә хезмәттәшлек юллары ачыкланачак икән.

Музейдагы компьютер фестивалендә Марат Рәхмәтуллаев «Урта Азиянең мәдәни мәгълүмати кыйммәтләре электрон энциклопедияләрдә» дигән доклад белән чыккан иде. Ул фестивальдә катнашучыларны «Үзбәкстан милли китапханәсендәге «Компьютер Азия» Фәнни-техник паркта эшләнгән мультимедиа дисклары белән таныштырды. Әйтик, «Төркестан җыелмасы»нда 200 мең битле 600 томлы һәм 1500 фотолы китаплар тупланган. Ислам тарихы турындагы энциклопедия исә Әл Бохари һәм Әл Фәргани турындагы мәгълүматлардан тора. «Сәмәрканд тарихы» дигән диск һәм «Тимуридлар тарихы» энциклопедиясе дә, тарихи ядъкарләрне саклаучы музей белгечләре өчен кызыклы булды.

Марат Рәхмәтуллаевның бабасы чыгышы белән Минзәлә ягыннан булган, Казанда дини белем алган. Бүгенге көндә Ташкентта безнең дүртенче буын яши инде, дип сөйли Марат әфәнде. Туганнарым да Ташкенттагы Татар милли-мәдәни үзәгенә бик теләп йөри, чөнки без телебезне һәм гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш, — ди ул.