Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыятенең еллык хисап-сайлау җыены була

Анда «Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүровның чыгышы, җәмгыятьнең финанс эшчәнлеге турында хисап тоту һ.б. планлаштырылган.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдә Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыятенең еллык хисап-сайлау җыены була. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Анда «Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүровның чыгышы, җәмгыятьнең финанс эшчәнлеге турында хисап тоту, җәмгыятьнең президентын һәм директорын сайлау, җәмгыятьнең яңа әгъзаларын раслау планлаштырыла.