Мордовиянең татар эшмәкәре: Халык санын алуда тырышып катнашырбыз

Талип Әбубәкеров шулай ук Идел буе татар эшмәкәрләре клубы ачылачагын әйтте.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мордовиянең «Эко Хәләл» Сәүдә йорты директоры Талип Әбубәкеров халык санын алуга әзерлекләрен әйтте. «Халык санын алуда без тырышып, татар санын исәпләүдә катнашырбыз. „Татарлар. гамәл“ стратегиясен бердәм булып гамәлгә ашырабыз», — диде Бөтенроссия татар авыллары җыенының пленар утырышында. 

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ул Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татарлар күп булуын әйтте. Анда 2017 елда татар эшмәкәрләре клубы эше башлап җибәрелгән. Оешмага 40 тан артык татар эшмәкәре кергән. Алар Сабан туйлары, хоккей, футбол, көрәш  турнирларын уздыруга, мохтаҗларга булышуга өлеш кертүен сөйләде. 

«Безнең сәүдә йорты хәләл тавык ите белән сату итә. 25 татар егете эш алып бара. Россиянең барлык төбәкләренә, Сахалиннан Кырымга кадәр, Кыргызстан, Казахстанга да чыгарыла. Сәүдә йорты былтыр Мордовиядә „Иң яхшы экспортер“ номинациясендә беренче урын алды», — диде. 

Оешмада Елына 9 млн баш тавыкны кулдан чалып, эшкәртеп, сатуга җибәрелә. Гарәп илләре белән дә килешүләр төзергә җыеналар. «Конгресс белән элемтәдә булып, Идел буе татар эшмәкәрләре клубы оештырырга җыенабыз. Саранск шәһәрендә җыен уздырырга ниятлибез. Киләсе елда Бөтенроссия авыл сабан туен да үткәрергә җыенабыз», — дип Сабан туена чакырды.