news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия дәүләт телевидениесе бүген Галимҗан Ибраһимов хакында тапшыру күрсәтәчәк

Татар әдибе турындагы документаль тапшыруның сценарий авторы – Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу.

(Истанбул, 2 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген кичке сәгатьләрдә Төркия дәүләт телерадиосының “ТРТ АВАЗ” каналында Галимҗан Ибраһимовка багышланган документаль тапшыру күрсәтеләчәк. Бу хакта Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Татар классик әдәбиятының күренекле вәкиле Галимҗан Ибраһимов турындагы программа “Тамырлар эзендә” дип аталган тапшырулар циклы кысаларында әзерләнгән. Аның сценарий авторы – Якуп Өмәроглу, режиссеры - Мөхәммәт Эркам Бүлбүл.

Тапшыруда татар әдәбияты галимнәре - Инөнү университеты профессоры Рамилә Йылдырым, Кавказ университеты доценты Чулпан Четин, Мимар Синан университеты тарих галиме Исмәгыйл Түркоглу, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу Г.Ибраһимов турында сөйләячәк. 

"Тамырлар эзендә” тапшырулар циклы бер ел элек эфирга чыга башлады. Анда төрки халыкларның тарихында, әдәбият-сәнгать тормышында тирәк эз калдырган шәхесләр турында сөйләнә. Шул исәптән “Ризаетдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Өммегөлсем Камалова кебек татар шәхсләренә багышланган тапшырулар әзерләп, эфирга чыгарырга да өлгердек”, - дип сөйләде Якуп Өмәроглу “Татар-информ”ның Төркиядәге хәбәрчесенә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100