news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызы» бәйгесендә ирдән аерылган хатын-кыз да катнаша ала

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, быел «Татар кызы» бәйгесендә катнашучы 12 кызның берсе инде кияүдә булган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Татар кызы»н оештыручылар бәйгедә ирдән аерылган хатын-кызның да катнаша алуын әйтте.

«Татар кызы-2021» бәйгесенең республикакүләм финалына багышланган матбугат конференциясендә «Татар-информ» журналисты оештыручылардан: «Бу бәйгедә ирдән аерылган татар кызы катнаша аламы?» — дип сорады.

«Әлбәттә, нигезләмә буенча бәйгедә аерылган хатын-кыз катнаша алмый, ләкин барысын да дирекция үзе кабул итә», — диде «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, быел катнашучы 12 кызның берсе инде кияүдә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100