news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызы» бәйгесе финалында «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтеләчәк

«Татар кызы» Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Татар кызы» бәйгесе финалында «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтеләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Татар кызы» бәйгесенең республикакүләм финалында Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтеләчәк.

«Тамашага ел саен яңалык кертергә тырышабыз. Бу финалны яңа дәрәҗәгә күтәрдек, эзләндек. Быел Кәрим Тинчуринның „Зәңгәр шәл“ әсәре буенча театраль музыкаль номер әзерлибез. Бу номерда кызлар бииячәк тә, җырлаячак та, шигырьләр дә сөйләячәк. Кызларны төрле яктан ачу — безнең өчен мөһим», — диде Татарстанның халык артисты, «Татар кызы» бәйгесенең баш режиссеры Чулпан Закирова.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 12 финалист кыз алты зона этабында чыгыш ясады. Быел беренче тапкыр Республикакүләм бәйгедә барлык 45 район һәм шәһәрдән 200 кыз катнашты.

«Татар кызы» бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Республикакүләм „Татар кызы“ бәйгесе быел алтынчы тапкыр уздырыла. Программада татар тарихына басым ясалган. Кызлар бөек татар хатын-кызларының язмышларын өйрәнгән. Конкурста төп яңалыкларның берсе — үз нәселең турында белү. Бер ай дәвамында кызлар, үзләренең районнарына кайтып, әби-бабайлары белән аралашып, нәсел җепләрен яңартты» — диде «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100