Удмуртиядә милли чаралар үткәрделәр

Казан кунагы Илгиз Халиков үзенең Ижевскига килеп биредә татарларның киләчәге ныклы, биредә күпкырлы эш алып барылуын үз күзләребелән күреп сөенүен белдерде.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Ижевск шәһәренең «Спартак» халык иҗаты йортында берьюлы берничә милли чараны үз эшенә алган кичә булып узды. Иртәнге сәгатьтә милләттәшләребезне «Татар базары» дип аталган ярминкә каршы алды. Милли киемнәр, бизәнү әйберләре, төрле кул эшләре, милли ризыклар, татар телендә китаплар сату белән «Спартак» халык иҗаты йорты шау-гөр килеп торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Биредә төрле остахәнәләр, күргәзмәләр дә эшләде. Халык шактый җыелып өлгергергәч, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан «Килен чәе» йоласы күрсәтелде. Әлеге йоланы курсәтүчеләр гореф-гадәтләрне, элекке җырларны гына күрсәтеп калмады, кичәгә килгән барлык тамашачыларны телне йотарлык тәмле коймак һәм матрүшкәле килен чәе белән дә сыйлады.

Алга табан Удмуртия һәм Татарстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан музыкаль композиция, концерт күрсәтелде. Удмуртиядә эшләүче тамашачыларның күңелен яулап өлгергән Ижевск һәм Удмуртия районнарыннан татар ансамбльләре чыгыш ясадыдар.

Казан кунагы Илгиз Халиков үзенең Ижевскига килеп биредә татарларның киләчәге ныклы, биредә күпкырлы эш алып барылуын үз күзләребелән күреп сөенүен белдерде.

Милләт өчен изге эштә Бөтендөнья татар конгрессы булдыра алганча ярдәм итәчәге турында әйтте. Күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше булачак, ул үзенең бүгенге көндә татар телен өйрәнү мәсьәләләре халкында бик борчылуын әйтте.

«Хәзерге вакытта закон нигезендә татар сыйныфлары ачарга момкинлекләр бар. Ата-аналарның мәктәп директорына язган гаризасы булса, аларның теләкләрен кире кагарга тиеш түгелләр», — диде. Ата-аналар белән сөйләшеп, татар сыйныфларын ачу юнәлешенә күбрәк игътибар бирергә өндәде.