news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачыла

Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган татар генералы Адольф Гитлерның шәхси дошманы булган.

Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачыла
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачылачак.

«Иртәгә без зурлап Уфага барабыз. Татар генералы Даян Мурзинга бюст ачачакбыз», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев утырыш вакытында.

  • Даян Мурзин — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең почетлы гражданины, халык телендә «кара генерал» дип йөртелә.

Васил Шәйхразиев Уфага бер тонна татар китапларын алып барачаклары турында әйтте. «Дәүләт кысалары программасы нигезендә алып барабыз. Костюмнар, китаплар татар кешесенә барып җитәргә тиеш. Милләттәшләребез татар булганга рухланып, башка кешеләргә дә үрнәк булып яшәргә тиеш. Халык күрә, халык рәхмәтле, алар рухлану ала», — дип өстәде ул.

Даян Мурзин 1921 елда Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Сугышта Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә.

Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар. Адольф Гитлер ярты миллионлы немец армиясен куркуда тоткан Даян Мурзинны тоткан яки үтергән өчен 3 миллион рейхсмарка вәгъдә ителә. Шуңа күрә дә Даян Мурзин — Адольф Гитлерның шәхси дошманы булып саналган.

Даян Мурзин 2012 елда Уфада вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100