news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Галәм гүзәле – 2021» конкурсында Россия данын Казан кызы яклаячак

Конкурс финалы Израильнең Эйлат шәһәрендә 12 декабрьдә уза һәм анда Ралина Арабова үзенчәлекле татар милли киемендә чыгыш ясаячак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). «Татарстан гүзәле - 2019» һәм «Россия Вице-миссы - 2019» титулларына ия булган Казан кызы Ралина Арабова җитмешенче тапкыр уза торган «Галәм гүзәле - 2021» матурлык конкурсында Россия вәкиле булды. Бу хакта кыз үзенең Instagram-аккаунтында хәбәр итте.

Ралина Израильнең Эйлат шәһәренә бүген, 1 декабрьдә китә, анда 12 декабрьдә конкурсның финалы уза, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әзерлек барышында аны хореография белән шөгыль, интервью, фотога төшү һәм милли костюм конкурсы көтә. Арабова үзенчәлекле татар милли киемендә чыгыш ясаячак.

Шунысын искәртик, Арабова бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Казан кызы. Ул музыка мәктәбендә флейта классында укыган, профессиональ йөзүче һәм музыкаль фестивальләр лауреаты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100