420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 6 ноябрь, Татарстан Конституциясенең кабул ителүенә 25 ел тулган көнне, Казанның Дан бакчасында татар иҗади интеллигенциясе катнашында концерт-митинг оештырыла. Чараны оештыручылар - милләрпәрвәр активистлар.
"Хөрмәтле милләттәшләр! Бөек бәйрәм белән сезне! Татарстан Конституциясенә 25 ел! 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан парламенты Татарстан Конституциясен кабул итте. 6 ноябрьдә яңа Татар дәүләте туды. Сезне татар халкының бөек бәйрәмен бергә каршыларга чакырабыз! 6 ноябрь 13-00 сәг. Казан шәһәренең Дан бакчасында зур концерт-митинг була", - диелә чакыруда.
Концертта Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Равил Шәрәфиев, Рөстәм Маликов һәм башкалар катнаша.