Самара өлкәсендә төрле милләт вәкилләре Халыклар дуслыгы бәйрәмендә катнашты

Татар халкының «Капкалы» милли уены да тамашачылар күңеленә хуш килде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнаша. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Самара шәһәренең Ленин районында узды. Бу хакта «Бердәмлек» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Проектның исеме дә очраклы түгел. „Этника“ сүзе милли традицияләргә игътибарыбыз зур булуын аңлата, ә „mob“ кушымтасы халыкның беренче тапкыр элемтә чараларыннан файдаланып җыелганын искәртә», — дип билгеләп үтә «Мичуринский» иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Большакова.

«Бу фестиваль өлкәдә яшәүче төрле милләт халыкларына бер-берсенең мәдәнияте белән танышырга һәм аралашырга, бер-берсен яхшырак аңларга, көчле һәм бердәм булып яшәргә ярдәм итә», — дип ассызыклый Елена.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә фестиваль үз тирәсенә өлкән буын кешеләрен дә җәлеп итә, яшьләрдә дә кызыксыну уята. «Мичуринский» ТОСы өлкә Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Проектны милли оешмалар җитәкчеләре дә хуплый һәм чараны оештыруда актив катнашалар.

Әлбәттә, татар иҗтимагый оешмалары һәм иҗади коллективлары да бу чарадан читтә калмый. Танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары башкарган «Казан», «Свердловск татарлары биюе» салкында өшеп, бераз боегып торган тамашачыларны җылытып җибәргәндәй булды, ә татар эстрадасы мэтры Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы «Аерылабыз» җырының мәгънәсен бик яхшы аңладылар.

Татар халкының «Капкалы» милли уены да тамашачылар күңеленә хуш килде. «Эх, Самара городок» җырын да бергәләп җырладылар, дагыстан, осетин, яһүд халкының дәртле биюләрен дә яше-карты рәхәтләнеп биеде.