Бельгия татарларына «Әпипә» кинокомедиясен күрсәттеләр

Бельгия татарлары фикеренчә, мондый фильмнар милләтне берләштерергә ярдәм итә.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бельгиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар «Әпипә» кинокомедиясен карады һәм әлеге фильм турында фикер алышты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, «Татаркино» оешмасының әлеге проектын Татарстан халкы узган ел караган. Әлеге киноны җиңел уен стилендә булуы, көтелмәгән чишелешләре өчен яратып өлгергәннәр, диелә хәбәрдә.

Бельгия татарлары фикеренчә, мондый фильмнар ял вакытын бизәү һәм гаилә белән карау өчен яхшы картина гына булып калмыйча, татарларның этномәдәни үзенчәлеге югалу проблемасын хәл итәргә, милләтне берләштерергә дә ярдәм итә.