Татар Малай: Татар яшьләре безнең мирасыбызга битараф түгел

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында делегатларга Казанның меңьеллыгы музеенда экскурсия оештырылды.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы программасы кысаларында делегатларга Казанның меңьеллыгы музеенда экскурсия оештырылды. “Татар Малай” нигы белән танылган татар блогеры Ринат Галиәхмәтов экскурсия барышында “Татар-информ” хәбәрчесенә яшьләрнең татар мирасына һәм тарихына битараф түгеллеген сөйләде.

  • Музейның төп үзенчәлеге – Казанның бөтен тарихын җирле экспозиция ярдәмендә тәкъдим итү.

Экскурсиядә Болгар чорында яшәгән хатын-кызларның бизәнү әйберләре, Әтнә җирендә табылган 28 мең данә көмеш акча, элекке мунчалар, Казанның XII гасырдагы күренеше сурәтләнгән картина һ.б. күрсәтелде. Шулай ук тарихи шәһәрләр – Болгар, Биләр, Алабуга турында сөйләделәр. Экскурсия музейның өч залында үтте, биредә кызыклы археологик табышлар, этнография предметлары һәм сирәк чыганаклар тәкъдим ителде.

Экскурсиядә катнашкан танылган татар блогеры Ринат Галиәхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар яшьләре форумында яшьләрнең тарих белән кызыксынганын әйтте. “Форумда беренче тапкыр катнашуым. Экскурсияләрне форум программасына кертеп, бик дөрес эшләгәннәр  дип уйлыйм. Бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре, музейга кереп, үзләренең әби-бабаларының ничек яшәгәннәрен, аларның тормыш-көнкүрешен, гомумән, тарихны күрә, белә алды. Экскурсоводның саф татар телендә сөйләве күңелгә аеруча хуш килде.

Шулай итеп, Болгар, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгына бер мизгелгә генә булса да кайтып килдек. Яшьләрнең музейда кызыксынып карауларына игътибар иттем. Димәк, алар безнең мәдәниятебезгә, мирасыбызга битараф түгел дигән нәтиҗәгә килдем мин”, - диде Ринат Галиәхмәтов.

Экскурсия татар телендә алып барылды. Теләгән һәр кеше экскурсоводка үзенең сорауларын бирде. Бер делегат акча атамасының кайдан килеп чыгуы белән кызыксынды. “Акча сүзе элек тәңкә яисә тәнге дип йөртелгән. “Деньги” сүзе "тәңкә" сүзенә бик охшаш, галимнәр аны татарчадан килеп чыккан дип уйлый. Бер көмеш акча "дирхәм" дип аталган. Археологлар сүзләренчә, бер көмеш акчага бер сыер алып булган. Бер дирхәм уналты бакыр акчага тигез. Баерак кешеләр бакыр акчаларын көмеш акчага күчереп саклаганнар. Безгә һәр акчаның Алтын Урданың кайсы шәһәрендә басылганы билгеле. Алтын Урдада барлыгы 11 шәһәр үз акчасын чыгарган. Һәр ханлыкның үзенең таҗлары була. Алар Мәскәүдәге Кремльдә саклана, Казанныкы да шунда бар”, - дип сөйләде экскурсовод.

Шулай ук экскурсиядә Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең XVII гасырда ясалган портретын да күрергә мөмкинчелек булды. “Галимнәр сүзләренчә, әлеге портерт XVII гасырда итальян рәссамы тарафыннан ясалган. Әлегә кадәр ул рәссамның кем икәнлеге билгеле түгел. Сөембикәнең матур булганын бар кеше дә белә, әмма аның портретын ул яшәгән вакытта ясаучы булмаган. Сөембикәнең кайда күмелгәнен бүгенге көндә дә беркем белми”, - диде экскурсовод ханым.

Делегатлар алга таба Иске Татар бистәсенә экскурсиягә юл тотты.

  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
  • Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша. Форумда татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.