Польшада Сабан туе якынлаша

Бәйрәм “Дөнья татарлары” исеме астында уздырылачак.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Польшада Сабан туе якынлаша. Бәйрәм “Дөнья татарлары” исеме астында уникенче тапкыр Крушиняна татар авылында 4 августта үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Польшадагы Сабан туена Европа Союзы территориясендә, Россия һәм Белоруссиядә яшәүче татарларны чакыралар. Бәйрәмне Татар мәдәнияте җәмгыяте Фонды, Асман фонды оештыра.
 
"Биредә Сабан туйларын уздыру эшен Богдановичлар гаиләсе башлап җибәрде. Алар Польшада татар мәдәниятен һәм милли ризыкларын таныту белән шөгыльләнә. Богдановичлар гаиләсендә күптән түгел фаҗига булуга карамастан, (агымдагы елның 1 маенда йортлары һәм рестораны белән кунакханәләре янып беткән) быел да Польшада Сабан туе үтәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.
 
Польшадагы Сабан туенда Польшаның иң оста пешекчеләре ризыклар пешерәчәк, мәчеттә намаз укылачак, чит илләрдән килгән кунаклар парады, концерт программасы булачак. 
 
Шулай ук татар кулинариясе, көрәш, кинбоксинг буенча мастер-класс, футбол матчы да оештырылачак. Парканам астындагы сугышның тарихи реконструкциясе курсәтеләчәк, татар дискотекасы һәм фейерверк булачак.
 
Биредә сувенирлар сату оештырыла, Кырым кунаклары мастер-класслар үткәрәчәк, гарәп каллиграфиясе, уктан ату, театр дәресләре, мода күрсәтү үтәчәк, дип хәбәр ителә.