Красноярскида татар шагыйрьләре әсәрләрен төрле телләрдә укыганнар

Татар шигърияте кичәсендә Тукай, Такташ, Җәлил әсәрләре яңгыраган.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Красноярск шәһәрендә "Татар шигърияте кичәсе"ндә Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Һади Такташ һ.б. татар классиклары шигырьләре яңгыраган. "Чикләрсез рифма" проекты кысаларында тормышка ашырыла торган мәдәни чарада татар шагыйрьләре әсәрләрен төрле телләрдә укыганнар. Бу хакта Красноярск татар яшьләре берлеге хәбәр итә. 
 
  • "Чикләрсез рифма" - Россия халыклары шигъриятенә багышлана.
 
 Татар язучылары кичәсенә килүчеләр шигырьләр тыңлаудан  тыш, музыкаль номерлар, спектакльләрдән өзекләр дә  тамаша кылган. Шулай ук тамашачыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылган.