Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында "Шәкертләр бәйрәме"нә әзерләнәләр

Кунаклар каршында танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Айрат Сафин һәм Радик Яруллин чыгыш ясаячак.
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). 28 июль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында "Шәкертләр бәйрәме" узачак. Бу хакта авылның социаль чертәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Биредә олылар да, яшьләр дә, балалар да, төрле һөнәр ияләре, төрле буын кешеләре ял итә, күңел ача алачак. 
 
"Бу чара рухи һәм эмоциональ, физик һәм акыл ягыннан һәрвакыт үсештә булганнар өчен. Ул белемгә һәм әхлаклылыкка омтылучыларны берләштерә", - диелә хәбәрдә. 
 
"Шәкертләр бәйрәме"ндә бәйгеләр һәм конкурслар, милли көрәш, милли уеннар, милли ризыклар булуы көтелә. 
 
Мәдәни программага килгәндә, кунаклар каршында танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Айрат Сафин һәм Радик Яруллин чыгыш ясаячак.