З.Сөнгатуллина: “Без барыбыз да Фәридә Кудашева җырларында тәрбияләнеп үстек”

Артист коллегасына кушылып, Татарстанның кайсы урынында гына тукталсак та, Фәридә ханым Кудашевага хөрмәт күрсәтәләр, зурлыйлар, ди Башкортстаннан Р.Гайфуллина
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның рәсми даирәләре, зыялылары, татар халкы үзенең 90 яшьлек юбилеена багышлап Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Алабуга-Уфа маршруты буенча “В.М.Зайцев” теплоходында сәяхәттә чыккан легендар җырчы Фәридә Кудашеваны бүген елга вокзалында каршы алды. Башкортстан кунакларын каршы алуда катнашкан Казан консерваториясе профессоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина тантана алдыннан үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Бу – татар һәм башкорт халкының уртак зур бәйрәме, чөнки данлы һәм бөек җырчыбызның юбилеена багышланган чара ул. Шушы теплоход ике республика арасында дуслык символына әйләнде, чөнки менә инде 18 нче тапкыр Башкортстан сәнгатькәрләре изге Болгар җиренә махсус сәяхәткә чыккан, дип искәртте ул. “Фәридә Кудашева милли культура сеңдерүдә барлык халыклар өчен укытучы ролен башкара, ник дигәндә, без барыбыз да аның җырларында тәрбияләнеп үстек. Үземнең Фәридә Кудашева якташы булуым белән бик горурланам. Аның үкчәсенә басып диярлек йөрүләрне, концертларына җыелышып баруларны, аның иҗатын инә күзеннән үткәрүләрне, җырларын күңелгә салып җырлауларны хәтерлим. Данлауга ул бик тә лаек кеше”, - дип белдерде З.Сөнгатуллина.

Татарстанның кайсы урынында гына тукталсак та, Фәридә ханым Кудашевага хөрмәт күрсәтәләр, зурлыйлар, аның янәшәсендә безгә дә игътибар арта һәм шунысы мөһим - без бер халык. Театр белән Казанда гастрольләргә еш киләбез, Татарстан белән тыгыз элемтәдә торабыз, дип сөйли Уфа “Нур” Татар дәүләт театрыннан Башкортстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина. “Бу сәяхәт исә шундый бәрәкәтле, күңелле, тугандаш халыклар белән дуслыкны аеруча көчле тоярга ярдәм итә, рухны ныгыта”, - ди ул.

Искәртеп үтәбез: Фәридә Кудашева сәяхәт иткән теплоход бүген сәгать кичке 5кә кадәр Казан елга капкасы төбендә була, аннары Алабуга тарафына юл ала.