Омскида милли бәйрәмнәрне “Дуслык йорты” үткәрә

Омскида милли бәйрәмнәрне “Дуслык йорты” үткәрә

(Омски, 1 июль, “Татар-информ”, Сания Мирхалиева). Күптән түгел Омски өлкәсенең төньягындагы, үзәктән 600 чакрым ераклыкта булган Усть-Ишем районында “Татар җыры” бәйгесе, шулай ук өлкәнең татар авылларында эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары җитәкчеләре өчен “Татар халык иҗаты, йолалар һәм замана” дип исемләнгән методик семинар һәм халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй булып узды.

Бу чаралар өлкә Мәдәният министрлыгының еллык планына кертелгән һәм аларны үткәрү өчен бюджеттан акча да бирелгән иде. Омскида өлкә планында булган милли чараларны Мәдәният министрлыгы каршында иҗтимагый һәм милли оешмалар белән эшләүче “Дуслык йорты” аша финанслау һәм анда эшләүчеләр көче белән үткәрү гәдәткә кертелгән. Әмма өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчелеге, аеруча мохтәрият рәисе Хәким Садыйков, милли чараларны финанслауның шулай куелуы белән килешеп бетми һәм “Дуслык йорты” белән берлектә эшләми. Ләкин “Дуслык йорты” татар мохтәриятенең һәм шундый ук ризасызлык белдергән башка кайбер оешма җитәкчеләренең фикерләренә игътибар бирмичә, үзенең планында каралган чараларны вакытында үткәреп килә. Һәм әйтергә кирәк, бу эштә инде шактый шомарган да. Нинди генә халыкның чарасын оештырмасын, аны җиренә җиткереп үткәрергә тырыша. Дөрес, анда милли колоритка игътибар җитеп бетми бетүен, һәм чараларда миллилек югалган очраклар да бугалый. Менә хәзер дә Усть-Ишим район үзәгендә “Дуслык йорты” тырышлыгы белән үткәрелгән “Татар җыры” бәйгесе, оештыру эшләре ягыннан тел тидермәслек булса да, миллилеге ягыннан катнашучыларда берникадәр ризасызлык тудырды. Төп сәбәбе – бәйгенең бер генә телдә - рус телендә генә алып барылуы.

Себер табигате дә кунакларга үзенең кырыслыгын күрсәтергә теләде ахры - Сабан туе алдыннан берничә көн рәттән яңгыр яуды. Юлда төн үткәргән коллективлар да булды. Әмма милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашырга теләүчеләр өчен бу хәл киртә була алмады. Юлга чыккан бер генә коллектив та кире кайтып китмәде.

Район хакимияте башлыгы Сергей Сергеев коллектив җитәкчеләренә “Усть-Ишемгә ике елдан соң килегез. Юлларыбыз яхшырак булачак, район планында 2007 елда таш җәю каралган”- диде.

“Татар җыры” бәйгесенә килгәндә, анда өлкә үзәге Омскидан, Тевриз, Тара, Колосовка, Усть-Ишем районнары авылларыннан җәмгысе 151 кеше - 5 ансамбль һәм 19 аерым башкаручы катнашты. Беренче урыннарны ансамбльләрдән Усть-Ишемнең “Чишмә” коллективы, аерым башкаручылардан - “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Гафия Алиева яулады.

Әлеге чараларда чит төбәкләрдән дә кунаклар булды. “Дуслык йорты” җитәкчелеге чакыруы буенча методик семинар эшендә катнашырга Татарстаннан Илгиз Кадыйров, Новосибирски өлкәсеннән татар үзәге директоры Рауза Тихомирова һәм Казакъстаннан Семипалатински шәһәре татар сәнгате мәктәбе директоры Габделхак әфәнде Ахунжанов килгән иде. Кунакларның күбрәк көтелүе турында да әйтергә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы җибәрергә ниятләгән Апас районы делегациясе, каршы алучы хуҗаларның кайбер проблемаларны чишә алмавы сәбәпле, килә алмады.

Новосибирски кунагы - Рауза ханым Тихомирова, Омскига «Дуслык йорты»нда эшләүче рус милләтеннән булган кешеләрнең татар Сабан туен ничек үткәрүләрен күрү өчен килдем, ди. Чараларны күзәткәннән соң Рауза ханым «Дуслык йорты»ның оештыру сәләтен югары бәяләде. “Татар мохтәриятенә алардан өйрәнергә кирәк,” - диде Рауза ханым һәм Габделхак әфәнде.

Казан кунагы Илгиз Кадыйров та Сабан туен оештыруда татар оешмаларының роле зур булырга тиешлегенә басым ясады.

Габдулхак әфәнде Ахунҗановның Усть-Ишем татарларына әзерләгән бер бүләге турында да әйтергә кирәк. Сабантуй барышында ул җирле шагыйрь Нәҗем абый Курманов сүзләренә иҗат иткән җырын бүләк итте.