Максуд Сөндеклене хөрмәтләп искә алдылар

Максуд Сөндеклене хөрмәтләп искә алдылар

(Уфа, 1 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар Язучылар берлеге вәкилләре Уфада танылган татар шагыйре Максуд Сөндеклене искә алу кичәсен үткәрде. Анда күп кенә язучылар һәм журналистлар катнашты. Өлкән әдипләр Максуд Сөндекле хакында истәлекләре белән уртаклашты. Аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында кызыклы чыгышлар булды. Мисал өчен, профессор Суфиян Поварисов М.Сөндекле хакында бай мәгълүматлар туплаган.

Максуд Сөндекленең тормыш юлы бик тә кызыклы һәм төрле вакыйгаларга ифрат бай. Татарстанның Тархан районы Сөндекле авылында туган Садыйк Максудовны язмыш җилләре илнең төрле почмакларында йөртә. Егерме яшендә Донбасска китеп, шахталарда эшли ул. 1931-1936 елларда шахтерларның татар телендә чыгучы «Донбасс эшчесе» исемле газетасында әдәби хезмәткәр булып та эшли. Шуннан соң Максуд Сөндекле дигән әдәби кушамат алган яшь иҗатчы Уфага күченеп килә һәм биредә язучылар белән аралаша, үзе дә әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый. Уфада М. Сөндекле баштарак Башкортстан радиосында, аннан озак еллар «Әдәби Башкортстан» журналында эшли.

Максуд Сөндекленең «Күмер тавышы» дип аталган тәүге шигырьләр җыентыгы 1930 елда Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә. Шуннан соң аның озын иҗат юлында татар, башкорт, русһәм башка телләрдә дистәләгән китаплары төрле шәһәрләрдә басыла. М.Сөндекле балалар әдәбиятына да бай мирас калдырды, тәрҗемә өлкәсендә дә җимешле эшләде.

Әле Уфада татар әдипләре үткәргән кичә талантлы шагыйрьнең милләтебезгә калдырган бай рухи мирасын олылау булды.