Бөек Ватан сугышы тарихчысы Җәмил Гыйльмановның тууына 80 яшь тула

Бөек Ватан сугышы тарихчысы Җәмил Гыйльмановның тууына 80 яшь тула

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). 3 июльдә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Гыйльмановның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан татар матбугатында аның шәкертләре һәм хезмәттәшләренең галимгә багышланган мәкаләләре дөнья күрде.

Әйтик, «Шәһри Казан» газетасында тарих институты фәнни хезмәткәре Зөбәрҗәт Гарипованың һәм Җ.Гыйльмановның аспиранты булган Айсылу Кәбированың язмалары басылып чыкты. Тарихчы турында истәлекләре белән тарих фәннәре докторы Равил Әмирханов уртаклашты.

Җ.Гыйльманов Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында 24 ел буена тарих бүлеген җитәкли. Аның 160тан артык фәнни хезмәте бар. Ул нигездә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнә. Аның билгеле хезмәтләреннән «Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.» (1977), «Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны» (1981), «Без сугышта юлбарыстай көчлебез» (1989) кебекләрен әйтеп үтәргә кирәк.

Җәмил Гыйльманов чыгышы белән Самара өлкәсе Тупли авылыннан. Бөек Ватан сугышында ул 4нче Украина фронтында батарея командиры һәм өлкән офицер булган, Ерак Көнчыгыш фронтында да хезмәт иткән. Сугыштан соң ул Казан дәүләт университетын тәмамлагач, аспирантурада укый. Аннан соң Яшел Үзәндә лектор булып эшли, Казан авиация институтында укыта һәм «Татарстан коммунисты» журналын җитәкле. 1964нче елдан бирле Җ.Гыйльманов ИЯЛИда фәнни хезмәт белән шөгыльләнә.