Нижгар татарлары Корылтайга җыела

Нижгар татарлары Корылтайга җыела

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Тиздән Нижгар татарлары өлкә үзәгендә үзләренең II Корылтаен үткәрергә җыена. Ул 17 июньдә шәһәрдә «Туган як» дигән Татар мәдәният үзәге оешуның 15 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк «Мишәр татарлары: үзтиңләү һәм милли үзаң проблемалары» дигән фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелә. Түбән Новгород өлкәсендә Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелә торган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында планлаштырылган бу чаралар шәһәрдәге Хезмәт Сараеның актлар залында узачак.

Конференция Россиядә яшәүче халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслыкны ныгыту, шулай ук татар халкының милли үзаңын яңарту максатында үткәрелә. Ул ике секциядә эшләячәк, һәм анда хакимият вәкилләре, депутатлар, галимнәр һәм дин әһелләре чыгыш ясар, дип көтелә.

Нижгар татарларының конференция кысаларында узачак II Корылтаенда исә программада каралган йомгаклау документлары кабул ителәчәк. Соңыннан конференция һәм Корылтай материалларын аерым китап итеп бастырып чыгару да планлаштырыла.