Бишкәктә Сабан туе 5 июньдә үтәчәк

Бишкәктә Сабан туе 5 июньдә үтәчәк

(Бишкәк, 1 июнь, “Татар-информ”). Бишкәктә Казанның 1000 еллыгына багышланган Сабантуй 5нче июньгә билгеләнгән. Кыргызстан татарлары өчен Сабан туе традицион бәйрәм һәм милләттәшләребез аны ел саен оешкан төстә үткәреп килә.

Быел да бу көнне республиканың барлык төбәкләреннән дә татарлар һәм башкортлар башкалага җыелачак һәм һәрбер делегация үзенең иң яхшы концерт номерларын алып киләчәк. Үткән елларда чакырылган кунаклар кунак булып кына утыра иделәр, быел исә бишкәклеләр Токмак, Ыссыккүл һәм Җәлалабадтан кунак булып килгән татарларының да чыгышлары белән танышачак.

Шуны да өстәп үтик, Сабан туеның традицион бүләкләреннән сарык, әтәч, итек-читекләр һәм башка истәлекле бүләкләр быел да мул булачак.

Сабан туен үткәрү өчен финанс чыгымнарын РФнең Кыргызстан Республикасындагы илчелеге һәм татар бизнесменнары бүлеп бирде, дип хәбәр итә “Туган тел” татар-башкорт үзәге.