Ульяновск өлкәсендә «Тукай айлыгы» бара

Быел «Тукай әкиятләре минем күңелемдә» дигән рәсем конкурсы интернет аша оештырылды.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бу Ульяновск өлкәсендә «Тукай айлыгы» бара. Шул уңайдан ел саен балалар арасында шигырь укучылар бәйгесе һәм шагыйрь әсәрләре буенча «Тукай әкиятләре минем күңелемдә» дигән рәсем конкурсы уздырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Быел алар илдәге вазгыять үзгәрү сәбәпле, беренче тапкыр интернет аша оештырылды. Рәсемнәр бәйгесендә йөзләрчә сабыйлар катнашса, ә сәнгатьле уку ярышында быел беренче тапкыр өлкә авыл-шәһәрләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары онлайн режимда чыгыш ясадылар.

Илдә вазгыять үзгәрү сәбәпле, әлеге рәсем бәйгесе быел интернет аша оештырылды. Быел беренче тапкыр әлеге бәйгедә Татарстан һәм Свердловск өлкәсеннән дә рәсемнәр килгән.

Алдагы елларда Тукайга багышлап уздырыла торган шигырь укучылар бәйгесе дә быел онлайн форматта узды, үзгәләреннән аермалы буларак быел анда укучылар түгел, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылар катнашты.

Ульяновскилылар сыман, бүген бик күп төбәкләр чараларны шундый форматта уздыруга кереште.