Самара өлкәсенең Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлары “Оста куллар” күргәзмәсенә чакыра

Биредә чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр, татар милли камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар куелачак.
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). 9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Оста куллар” күргәзмәсе оештыра. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте."Уңган татар хатын-кызлары! Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сезне 9 март көнне “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак", диелгән әлеге хәбәрдә.Күргәзмәдә ике өлеш була. “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр) һәм “Тәмле ризык — табын яме!” - татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар куелачак. Катнашучылар бүләкләнәчәк. "Бергә-бергә тәмле ризыкларыбыз белән чәй эчәрбез һәм күңел ачарбыз", дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.10.00 сәгатьтә башлана.