Мәскәү татарлары «Яратам» квестында катнашырга чакыра

Кичәдә «Татар моңы» бәйгесе лауреатлары мәхәббәт турындагы җырлары белән тамашачыларның күңелен күтәрәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары «Яратам» квестында катнашырга чакыра.

Чара 3 март көнне 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең «Казан-чай бар» ресторанында (Кече Татар тыкрыгы, 8) узачак.

«Яратам» квесты – үзенчәлекле шоу-уен ул. Анда катнашучылар алдында гадәти булмаган һәм күңелле сынаулар үтү бурычы тора.

Кичәдә «Татар моңы» бәйгесе лауреатлары мәхәббәт турындагы җырлары белән тамашачыларның күңелен күтәрәчәк.


⠀