Фәрит Ляпин Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орденына лаек булды

Фәрит Ляпин Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орденына лаек булды

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Иваново татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Усман улы Ляпин Россия Президенты фәрманы белән халыклар арасындагы дуслыкны, рухи мәдәниятне үстерүдәге уңышлары өчен икенче дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре” өчен ордены белән бүләкләнде.

Ф.Ляпин татар милли-мәдәни мохтәрияте эшләрен төрле юнәлештә алып бара. Аның тырышлыгы белән өлкәдә якшәмбе татар мәктәбе эшли, үткән елда гына “Милләтем” татар студиясе оешты, бүгенге көндә өлкәнең Теково, Фурманов, Шуя, Кинешма, Иваново шәһәрләрендә мәчетләр эшли. Кыскасы, милләттәшебез үзенең барлык энергиясен татар милли мәдәниятен, милли рухын үстерүгә һәм саклап калуга, күпмилләтле өлкәдә динебез Исламны танытып, аның нигезләрен өйрәнүгә куя.