news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татар җырчысының яңа альбомы дөнья күрде

^Татар җырчысының яңа альбомы дөнья күрде

(Уфа, 2 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар җырчысы һәм талантлы актриса Гөлчәчәк Шәрипова 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үзенә матур бүләк эшләде. Уфадагы «Йолдыз» продюсерлык үзәгендә аның өр-яңа альбомы чыкты. «Гомерләр – гөлчәчкә» дип исемләнгән әлеге тасмага яраткан җырчыбызның иң шәп җырлары кергән.

Гөлчәчәк Шәрипова Башкортстанның халкыбызга күп талантлар биргән Әлшәй районы кызы. Салават шәһәрендәге драма театрында актриса булып эшләү белән беррәттән, бик матур тавышлы җырчы булып та танылды ул. Төрле елларда җырлы-моңлы биш альбомын да чыгарды Гөлчәчәк ханым. Талантлы милләттәшебезнең ике кызы Ләйсән белән Миләүшә дә үзенең сукмагыннан китте, җырчы һәм актриса булдылар. Гөлчәчәк Шәрипованың яңа альбомында алар бергә башкарган җырлары да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100