Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар телен өйрәнүче галим Олег Хисамов: Диалектлар телебезне бүлгәләми
Галим татар теле диалектлары арасында аерма зур булмавын, тел тарихын өйрәнү өчен диалектлар кыйммәтле байлык булып торуын әйтте.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов диалектлар татар телен бүлгәләми дип саный.
«Татарлар монолит халык түгел, алар төрле җирләргә сибелеп яши. Тел үзенчәлекләре дә шуның белән бәйле. Ничек кенә карасаң да, без бербөтен халык. Диалекталь үзенчәлекләр телебезне һич кенә дә бүлгәләми. Алар, киресенчә, аны матурлыйлар. Букеттагы чәчәкләр төрле төстә булган сыман, диалектлар да телебездән матур бәйләм барлыкка китерә», — диде Олег Хисамов.
Олег Хисамов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә татар телен әдәби телдән, диалектлардан, арго һәм жаргон сүзләрдән, профессиональ лексикадан һәм башка вак өлешләрдән торуын аңлатты. Шулар бөтенесе берләшеп, татар милли телен барлыкка китерә.
Галим сүзләренчә, татар теле диалектлары арасында аерма зур түгел. «Татар телен берләштереп торучы төп элементлар бар. Алар — барлык диалект вәкилләренә дә аңлашыла торган сүзләр, авазлар системасы. Диалектларда булган үзенчәлекләр күп түгел», — диде ул.
Диалектларны өйрәнү галимнәр өчен әдәби телне өйрәнүгә караганда күпкә кызыграк икән. Алар моны диалектларда, сөйләшләрдә борыңгы тел үзенчәлекләре саклануы белән аңлата. Олег Хисамов тел тарихын өйрәнү өчен диалектлар кыйммәтле байлык булып торуын әйтте.
«Диалектлар халыкны таркатса, иң беренче рус халкы таркалыр иде, чөнки иң зур үсеш алган диалектология фәне русларда. Рус сөйләшләре сүзлеге бүгенге көндә кырыктан артык томга җитте», — дип өстәде институтның лексикография бүлеге фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова.
Галерея: XXI гасыр татар лексикографиясенә багышланган матбугат конференциясеннән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз