news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар түгәрәкләре» телеграм-каналы ике тәүлек эчендә 200 гә якын кеше җыйган

«Телеграмда әлегә аралашу бик җанлы бара, блогерлар, журналистлар, КВН чылар, артистлар актив фикер алыша», — диде оештыручыларның берсе Римма Гомәрова.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар түгәрәкләре» телеграм-каналына ике тәүлек эчендә 200 гә якын кеше язылган.

Оештыручыларның берсе, Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе яшьләр комитеты рәисе Римма Гомәрова әйтүенчә, башта ябык канал итеп, башкаларга таратып булмаслык итәргә уйлаганнар, соңыннан ачарга карар кылганнар. «Кичәдән бирле ачык. Ул каналга әле ике тәүлек тә юк. Анда 180 ләп кеше, шуның 50 се авторларда», — диде Римма Гомәрова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бу күңел ачу чарасы кебек булса да, бүген бик җитди тема күтәрелгән. «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар дигән темага сөйләшү бара. Ял вакытында фикер алышу өчен бик яхшы чара, ТНТ комикларының телеграмда башлап җибәргән „Круги на полях“ дигән проекты үрнәгендә, ул тиз генә популярлашып китте. Бик җайлы формат», — диде Римма Гомәрова.

«Перспективалар турында сөйләшү иртәрәк. Бернинди фараз биреп булмый, Үз вакытында Clubhouse та фикер алышулар оештыра башлаган идек, ләкин аның популярлыгы кимеде, халык ничек тиз кергән булса, шулай тиз генә чыгып бетте», — дип искәртте әңгәмәдәш.

«Аралашу бик җанлы бара, блогерлар, журналистлар, КВН чылар, артистлар актив фикер алыша. Үз фикере булган, шуны халыкка бик җиңел генә җиткерә алган кешеләр. Авторлыкка куйган 50 кешенең 15е фикерләре белән актив бүлешеп утыра: Айнур Әхмәтов, Ләйлә Лерон, тарихчы Руслан Айсин, КВНчы Рамил Әһдиев, музыкант Динә Закирова…» — диде Римма Гомәрова.

«Бу проектның файдасын иҗади һөнәрләрдә эшләүчеләрнең фикер, тәҗрибә алмашуында күрәм. Көн хәбәрләрен алмашу өчен яхшы чара. Илһам чыганагы да дияр идем, аларны күреп, язылучылар да илһамланыр дип ышанам», — дип сөйләде Римма Гомәрова.

Аның сүзләренчә, бу татар теле практикасы өчен дә яхшы чара. «Минем татар сөйләме төркеме бар, бөтен укучыларны шунда чакырып бетердем, чөнки монда татар теленең төрле сөйләшләрен ишетергә була.

Римма Гомәровага проектны блогер Айнур Әхмәтов тәкъдим иткән. «Бер минут эчендә ясап ташладык. Әле ул вакытта телеграмның техник мөмкинлекләрен белми идек, 50 кешене генә админга кертеп буласын кеше саны 50 дән арткач кына аңладык. Ул авторларга нинди хокуклар биреп була, параллель рәвештә өйрәнеп киләбез», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100