news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар студентлары Төркиядә татар халкы мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштырган

«Кунаклар туган телебездә әсәрләр укып карады, көй-җырларыбызны тыңлады, милли ризыкларны авыз итте», - диде Айгөл Зара Кәбирова.

Татар студентлары Төркиядә татар халкы мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштырган
Айгөл Зара Кәбирова

21-22 майда Төркиянең Трабзон шәһәрендә «Чит ил студентлары белән очрашу (Uluslararası Öğrenci Buluşması)» кичәсе узды. Кара диңгез техник университетында белем алучы татар яшьләре татар халкы мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштырды.

«Кара диңгез техник университетында белем алучы татар яшьләре Чаллы егете, геоматика бүлеге студенты Госман Шәйхетдинов һәм Казан кызы, ландшафт архитектурасы бүлеге студенты Диләрә Шәмсетдинова ике көн дәвамында Татарстанны тәкъдим итте. Кунаклар туган телебездә әсәрләр укып карады, көй-җырларыбызны тыңлады, милли ризыкларны авыз итте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, чара быел тугызынчы тапкыр оештырылган, татарлар анда беренче тапкыр катнашкан. «Диләрәнең апасы, экономика бүлеге студенткасы Динара Шәмсетдинова чәкчәк әзерләде. Кече Кайбыч кызы Кадрия Сойтекиноглу яшьләргә кош теле, татарча китап-журналлар белән ярдәм итте. Ачылышта Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап Казанда күрсәтелгән ут тамашасы күренеше тәкъдим ителде», - диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова стендны карарга килүчеләр татар халкы мәдәнияте белән кызыксынганнарын әйтте. «Яратып тыңладылар. Казанны, Татарстанны беләм, анда эшләгән идем, дип әйтүчеләр дә булды», - ди ул.

Чит ил студентлары белән очрашу чарасы 2012 елда корылган «Кара диңгез чит ил студентлары (KULDER; Karadeniz Uluslararası Öğrenci Derneği)» оешмасы тарафыннан үткәрелә башлаган.

«Оешманың җитәкчесе Өмәр Салимуглы (Ömer Salimoğlu) ачылышта бүгенге көндә Трабзонда 103 илдән бакалавриат, магистратура һәм аспирантурада белем алырга килгән барлыгы 2100 кеше барлыгын әйтте. 2100 студентның 600е - Төркия стипендияләре программасы белән килгән», - диде Айгөл Зара Кәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100