news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шамаилләре һәм шәҗәрә төзү традициясе турында видеороликлар тәкъдим ителә

Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тырышлыгы белән үткәрелә

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 май көнне сәгать 10да, Казан Кремлендагы Кол Шәриф мәчетендә эшләп килгән Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында әзерләнгән видеороликлар презентациясе була. Чарада аларны ясауга өлеш керткән иҗат төркеме белән дә очрашырга мөмкин булачак.

ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар эзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр коруның яңа бер алымы булып тора. Әлегә Россия мөфтиятләре арасында социаль роликлар эшләү белән бары тик ТР МДН генә шөгыльләнә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Кол Шәриф мәчетенең 10 еллыгына багышланган "Минем гаиләмнең шамаиле" республика акциясе кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә тәгаенләп, рухи кыйммәтләребезне күрсәтүче яңа роликлар әзерләде. Татар шамаилләренә һәм шәҗәрә ясауга багышланган әлеге роликлар татар һәм рус телләрендә әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100